+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Су чисталыгы — мөһим мәсьәлә

2020 елдан башлап Стәрлетамакта эчә торган суның сыйфатын күтәрү өлкәсендә Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыралар.

Су чисталыгы — мөһим мәсьәләСу чисталыгы — мөһим мәсьәлә
Су чисталыгы — мөһим мәсьәлә

«Чиста су» проекты кысаларында суны тоныклыктан чистарту буенча мембран ысул кертелде. Бу ысул ташкыннар һәм явым-төшемнәр чорында су тоныклануны тулысынча юкка чыгарырга мөмкинлек бирә.
Программаның максаты — үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан эчә торган су белән тәэмин ителгән республика халкының өлешен 2024 елга 87,6 проценттан 92,5 процентка кадәр арттыру.
— Ысулны гамәлгә керткәннән соң суны өстәмә фильтрлау таләп ителми. Краннардан килгән су минераль һәм чиста, — дип билгели хакимият башлыгы урынбасары Илдар Гарифуллин.
Проектка 400 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Финанслау Русия, Башкортстан бюджетларыннан һәм шәһәр бюджетынан бирелген субсидияләр исәбенә башкарыла.

Фото: https://bash.news/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас