

Ремонтлана торган участокның гомум озынлыгы 2,3 километр, эшләрнең бәясе 33,5 миллион сум.
Объектта ремонт эшләре узган елда башланган һәм 2022 елның августына кадәр дәвам итәчәк.
- Юл-транспорт челтәренең торышына урындагы халыкның иминлеге, шулай ук тулы бер районнарның социаль-икътисади үсеше турыдан-туры бәйле. «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә йөзләгән авыл юллары ремонтланды инде, аларның саны елдан-ел артачак, — дип ассызыклады транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юл югарыда санап үтелгән торак пунктларны бер-берсе белән тоташтыра һәм эшләр тәмамланганнан соң бөтен озынлыкка нормага китереләчәк.