+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманача транспорт системасы кирәк

Башкортстанда 2024 елга “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертү 2022 елда башланачак, ул 2024 ел азагына төгәлләнергә тиеш.

Заманача транспорт системасы кирәкЗаманача транспорт системасы кирәк
Заманача транспорт системасы кирәк

Новосибирскида IX халыкара Себер транспорт форумы мәйданчыгында гомумдәүләт проект кысаларында төбәкләрдә интеллектуаль транспорт системаларын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Анда “Төбәкләрдә транспортны санлы трансформацияләү: нәтиҗәлелек, иминлек, перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узды, анда Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Радик Фәразетдинов мөрәҗәгать итте, ул Русия Федерациясе субъектларында интеллектуаль транспорт системаларын үстерү перспективалары һәм аларны гамәлгә кертү дәрәҗәсе турында сөйләде.

– Узган ел эчендә без интеллектуаль транспорт системаларын кертү буенча масштаблы эш башкардык. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең 15 үзәге булдырылды яисә модернизацияләнде, 1350дән артык транспорт агымы детекторы, 630 видеокүзәтү камерасы, 460 “акыллы” светофор, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү коплекслары, метеостанцияләр, алмаш мәгълүмат таблосы һәм башка ярдәмче системалар һәм ИТС модульләре интеграцияләнде. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертүгә 2022 елда илнең 42 субъектында 7,35 миллиард сум юнәлдереләчәк, — дип ассызыклады Радик Фәразетдинов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда эш күләме ике тапкыр арткан: чаралар илнең 42 төбәгендә, шул исәптән Башкортстан Республикасында гамәлгә ашырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас