Башкортстанда «Республиканың иң яхшы балалар бакчасы мөдире-2022» конкурсы узды, анда төбәкнең төрле почмакларыннан 8 мөдир катнашты. Дүртөйле районын 6нчы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Зинфира Әхмәтшина тәкъдим итте. Ул, барлык сынауларны да узып, беренче урынны яулады.
Аның җитәкчелегендә балалар бакчасы, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр берничә тапкыр төрле республика һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булды.
Конкурсның финалы республиканың Мәгарифне үстерү институтында үтте. Катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенең ничек эшләргә тиешлеген күрсәтте, ата-аналар җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлек, шулай ук патриотик тәрбия, социаль практикалар булдыру һәм башкалар турында сөйләде.
Фото: башньюс