

5-8 июльдә Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы, «Минем бизнес» үзәге һәм «Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Уфада «Эшкуар әлифбасы» бушлай курслар үткәрә. Чара ил Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүлт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
- Без эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләүчеләргә аерым игътибар бирәбез. Мәсәлән, барлык теләүчеләр өчен эшкуарлык буенча бушлай белем бирү курслары уздырыла, анда спикерлар булып танылган бизнес-коучлар, уңышлы эшкуарлар һәм ведомстволар вәкилләре чыгыш ясый. Узган ел «Минем бизнес» республика үзәге бизнес өчен релевант темалар һәм юнәлешләр буенча 130дан артык укыту чарасы үткәрде. Аларда кече һәм урта эшкуарлыкның 7,1 мең субъекты катнашты, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
«Эшкуар әлифбасы» корпорациясе тарафыннан эшләнгән һәм үз эшен ачарга яки гамәлдәге бизнесны үстерергә теләгән эшкуарлар өчен билгеләнгән. Программаның кызыклы методикасы тыңлаучыларга бизнес булдыру һәм алып бару өчен актуаль гамәли инструментлар, күнекмәләр һәм белемнәр алырга мөмкинлек бирәчәк. Уку барышында уңышлы бизнесның барлык өлешен карау планлаштырыла: клиентларның ихтыяҗларын өйрәнүдән алып финанс планын төзүгә кадәр. Тренинг азагында һәр бизнес өчен үсешнең юл картасы әзерләнәчәк.
Үткәрү вакыты - 2022 елның 5-8 июле, 9.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.
Үткәрү урыны - Уфа шәһәре, К. Маркс урамы, 3.