

Бизнес-проектны гамәлгә ашыруга 100-500 мең сумга кадәр грантларны 25 яшькә кадәрге эшкуарлар алачак. Акчалар конкурс нигезендә гамәлдәге шәхси эшкуарларга һәм юридик берәмлекләргә бирелә, бу очракта яшь кеше компаниянең 50 проценттан артык өлешенә ия булырга тиеш. Башкортстанда әлеге чара “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычы” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Шулай итеп, без яшьләргә һәм аларның эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итәргә исәп тотабыз. Грант алу конкурсында катнашу өчен шартлар гади: эшкуарлык нигезләренә өйрәтү турында сертификат, проект бәясенең 25 проценты күләмендә үз акчалары һәм килешү төзү өчен электрон санлы имза кирәк. Шулай ук грант алучы эшчәнлекне саклап калу бурычын кабул итәргә һәм министрлыкка өч ел дәвамында хисап тотарга тиеш, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Грант конкурс комиссиясендә сайлап алынган проектларга бер тапкыр бирелә. Ахыргы сумма эшлекле проектны гамәлгә ашыруга каралган чыгымнарга пропорциональ рәвештә билгеләнә. Акчалар - максатлы, аларны биналарны ремонтлауга яисә арендага, проект, франшиза һәм программа белән тәэмин итү өчен җиһазлар сатып алуга, инженерлык челтәрләрен тоташтыруга, коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен түләүгә җибәрергә була: барлыгы 15 пункт.
Салымнар түләүгә грант, кредитлар буенча процентлар, валюта сатып алу һәм кайбер башка чыгымнар кулланырга ярамый. Грантны куллану тәртибе алучыга бозылса, акчаны дәүләткә кайтарырга туры киләчәк.