+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кубияз мәдәният йорты ремонтлана

Аскын районы Кубияз авылында халык көче белән мәдәният йортының сәхнәсен ремонтлау бара.

Кубияз мәдәният йорты ремонтланаКубияз мәдәният йорты ремонтлана
Кубияз мәдәният йорты ремонтлана
Тиздән Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Кече Ватан мәдәнияте" төбәк проекты кысаларында матди-техник база яңартылачак. Мәдәният йортында яңа яктылык, тавыш, механик җиһазлар, сәхнә киемнәре, тамаша залында кәнәфиләр куелачак. Уен кораллары һәм милли костюмнар да кайтачак.

Финанслауның гомум суммасы 4 миллион сумга якын.

Бер-ике айдан барлык чараларны кубиязлылар яңартылган Мәдәният йортында үткәрәчәк. Шушы көннәрдә биредә эш сәфәрләре кысаларында район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов булды.

Район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсендә билгеләп үтүләренчә, Кубияз авылы Мәдәният йорты буенча «Мәдәният учреждениеләре реновациясе» федераль программасында катнашуга заявка бирелгән.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас