

"Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту максатында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты, "Яшь профессионаллар" федераль проектының "Заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатында дәүләт ярдәме" чарасын гамәлгә ашыру кысаларында остаханәләр төзелде.
Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, җиһазлар белән тәэмин итү һәм заманча остаханәләр ачу - төбәк колледжын үстерүгә зур этәргеч. Әмма иң мөһиме, урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм эш бирүчеләр арасында үзара бәйләнеш ныгый бара.
- Колледжларның һәм безнең предприятиеләрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Урта һөнәри белем бирү системасын производство белән интеграцияләү эш бирүче таләпләренә туры килә торган кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин.
"Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү", "Йөк техникасына хезмәт күрсәтү" компетенцияләре буенча остаханәләр ачу - квалификацияле, кирәкле кадрлар әзерләү һәм төбәкнең икътисади үсеше өчен мөһим шарт.
Остаханәләр студентлар белән дәресләр оештыру өчен генә түгел, ә "Яшь профессионаллар" демонстрацион имтиханнарын һәм төбәк чемпионатларын әзерләү һәм уздыру, һөнәри юнәлеш чаралары уздыру өчен дә кулланылачак.
Әлеге инновацион проект квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тәэмин итәргә, халыкка белем бирү хезмәтләрен күрсәтергә, эш бирүчеләр заказын үтәргә һәм "Интернет" челтәре аша укыту кысаларында Башкортстанның башка мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлектә колледж ресурсларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: bash.news