Ханты-Манси автономияле округында Global Management Challenge бизнес белән идарә итү һәм стратегия буенча чемпионатның милли финалы тәмамланды, анда Башкортстаннан "ZA Победу" командасы катнашты.
Республика командасы составында - Бәләбәй, Ишембай районнары һәм Салават шәһәре хакимиятләре башлыклары урынбасарлары.
29-30 июньдә Русиянең 33 төбәгеннән 49 команда илнең иң яхшы идарәчеләре титулы өчен көрәште. Катнашучылар арасында - бизнесменнар, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре, оешмалар вәкилләре, укытучылар, тренерлар, студентлар, аспирантлар.
Үз төркемендә "ZA Победу" командасы 2нче урынны алды.
Фото: srk.nationalpriority.ru