+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

«Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылды

Республиканың Хәрби Дан музеенда «Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылды.

«Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылды«Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылды
«Башкортстан лачыны» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар һәм “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылды.
Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Башкортстанның Мәдәният министрлыгының социомәдәни эшчәнлек бүлеге башлыгы Ирек Имангалин чыгыш ясады. Ул Башкортстанда туып-үскән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләрне саклау буенча алып барылган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Чарага мөхтәрәм кунаклар – Муса Гәрәевның улы Евгений Муса улы һәм аның хатыны Светлана Тимербай кызы да катнаштылар. Алар әтиләре турында хатирәләре белән уртаклашты һәм музей хезмәткәрләренә, күргәзмә авторларына, башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Чарада катнашучылар алдында Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте ветераннар советы рәисе Николай Ярославцев Муса Гайса улының ДОСААФ өлкә комитеты рәисе булган вакыттагы эшчәнлеге турында сөйләде. Бу вазыйфага Муса Гәрәев килгәч, әлеге оешманың абруе, эш дәрәҗәсе кискен күтәрелде, дип ассызыклады ул.
17нче китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе һәм “Уфа һәм уфалылар” музее җитәкчесе Светлана Сабирова һәм библиограф Андрей Янкин белән бергә маршал А.М. Василевский мәйданыннан (Калининград шәһәре) фотосурәтләрне тапшырдылар, анда 216 фамилия арасында безнең данлыклы якташыбызның исеме дә бар.
Республика Хәрби Дан музее директоры Илшат Үтәев үзенең чыгышында музейның Бөек Ватан сугышының фаҗигале сәхифәләре турындагы истәлекләрне кадерләп саклавы һәм күп кенә геройларны киң пропагандалавын шуларның берсе – «Башкортстан лачыны» – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев икәнлеген әйтте.
Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Ул «Орленок» үсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр тарафыннан тәкъдим ителде. Шулай ук кунаклар өчен күргәзмә залы буйлап экскурсия оештырылды. Тантаналы өлеш герой каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Фото: Светлана Гәрәева

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас