Кичә Карадел районының Яугилде авылында күпфункцияле клубны ачу тантанасы булды.
Анда Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, Яугилде авыл советы башлыгы Илшат Сөләйманов катнаштылар.
150 урынга исәпләнгән күпфункцияле клуб мәдәни-киңкүләм, мәгълүмати-танып-белү һәм күңел ачу чаралары уздыру өчен чын мәгънәсендә уңайлы урын булачак. Яңа мәдәният йорты Яугилде авылында һәм Караидел районының якын-тирә авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
Фото: culture.bashkortostan.ru