+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Сарайсада яңа ФАП

Стәрлебаш районының Сарайса авылында Русия Президенты гамәлгә куйган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Сарайсада яңа ФАПСарайсада яңа ФАП
Сарайсада яңа ФАП


Сарайса ФАПында беренчел медицина-санитар ярдәмне 214 кеше алачак, шул исәптән 34 бала. Яңа фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер Зәрия Исәнгуҗина эшләячәк. Аның эш стажы 34 елдан артык.
Заманча ФАПта беренчел медицина-санитар һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсәгә бар. Анда фельдшер һәм акушерка кабинеты, карау һәм процедуралар-прививка кабинетлары, пациентлар кабул итүне көтү урыны, шулай ук персонал өчен санузел һәм бүлмә каралган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас