+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Уфа юллары төзекләндерелә

Эш бәясе 18,9 миллион сум.

Уфа юллары төзекләндереләУфа юллары төзекләндерелә
Уфа юллары төзекләндерелә

Уфа урамнарының берсендә Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Имин сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында юл өслеген вакытыннан алда ремонтладылар. Сүз Кемеров урамы турында бара. Ул Комаров урамыннан Новоалександровский шоссесына кадәр участокта яңартылды. Объектның гомум озынлыгы 610 метр тәшкил итә. Эш бәясе 18,9 миллион сум.

- Уфа - Башкортстанда "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп капитал ала торган объектлар тормышка ашырыла, - ди Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Төзелгән муниципаль контракт нигезендә подрядчы оешма Кемеров урамын ремонтлауны 2022 елның 19 сентябренә кадәр төгәлләргә тиеш иде. Әмма ул вакытны шактый киметә һәм эшләрне июнь азагында ук тәмамлый алган.

Эшләр кысаларында юлчылар яңа асфальт-бетон өслек җәйде, иске борт ташларын яңаларына алыштырды, тротуарга ремонт ясады. Ахыргы этап - горизонталь юл билгеләре булды.

Бу сезонда Уфада "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 22 километрдан артык булган 17 участокны норматив хәлгә китерү планлаштырылган, шул исәптән узган елдан бер объект күчкән - Ибраһимов бульвары. 2022 елның 7 июленә әзерлек дәрәҗәсе югары - 90 проценттан артык булган, тәмамлану стадиясендәге эшләр: Салават Юлаев проспекты (Октябрь Революциясеннән алып Минһаҗев урамына кадәр), Суворов урамы (Кремль урамыннан алып Кольцевая урамына кадәр), Менделеев урамы (Генерал Горбатов ур., Обь ур., Чакмагыш ур. һәм Черкассы поселогына юл (Чакмагыш урамыннан алып ТБО полигонына борылышка кадәр).

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас