+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәләвездә авыл мәктәпләрендә яңа үзәкләр ачыла

Мәләвездә авыл мәктәпләрендә яңа үзәкләр ачыла.

Мәләвездә авыл мәктәпләрендә яңа үзәкләр ачылаМәләвездә авыл мәктәпләрендә яңа үзәкләр ачыла
Мәләвездә авыл мәктәпләрендә яңа үзәкләр ачыла

Мәләвез районында авыл мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәкләр булдырыла. Мондый искиткеч мөмкинлек «Заманча мәктәп» төбәк проектында катнашу аркасында барлыкка килде.

«Үсеш ноктасы» программасы буенча Җиргән, Нордовка, Воскресенское, Сарыш һәм Первомайской авылларында мәктәп җиһазлары яңартылды, виртуаль чынбарлык системасы, 3D-принтерлар, компьютерлар, квадрокоптерлар, технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре кабинетларына тренажер-манекеннар һәм уку-укыту җыелмалары сатып алынды.

2021 елда Дарьино, Нөгеш һәм Корнеевка авылларында химия, физика һәм биология кабинетларын ремонтлап, заманча җиһазлар һәм санлы лабораторияләр белән җиһазлаганнар.

Быел «Үсеш ноктасы» проекты буенча Смаково, Восточный, Самаро-Ивановка һәм Александровка авыллары мәктәпләрендә биология, химия һәм физика кабинетларын яңарталар.

Балаларның каникул вакытында мәктәпләрдә тулы куәтенә ремонт бара. Яңа уку елында балалар яңартылган һәм заманча кабинетларда белем алачак.

Фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас