+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

«Сәламәтлек поезды» Мәчетле районында эшен тәмамлады

Мобиль сәламәтлек үзәге Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе кысаларында ерактагы торак пунктларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә.

«Сәламәтлек поезды» Мәчетле районында эшен тәмамлады«Сәламәтлек поезды» Мәчетле районында эшен тәмамлады
«Сәламәтлек поезды» Мәчетле районында эшен тәмамлады

Пациентларны тикшерүнең һәм авыруларны кабул итүнең соңгы ноктасы Яңа Мишәр авылы булды.
- Безнең авыл район үзәгеннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә “Сәламәтлек поезды"ның тар белгечләреннән тикшерү узу менә дигән мөмкинлек булды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр профессиональ консультацияләр алды, аларның кайберләренә табиблар юллама, киңәшләр бирде, дәвалауны билгеләде. Урында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, табиблар берничә пациентны алга таба тирәнәйтелгән тикшерүгә җибәрде, – ди Яңа Мишәр авылындагы ФАП фельдшеры Лена Шәфыйкова. – Мөмкинлекләре чикле халыкны белгечләр өйдә тикшерде. Иң озын чиратлар кардиолог һәм эндокринологка булды. Хезмәт күрсәтү сыйфатыннан без бик канәгать, рәхмәт табибларга.
8 июньнән башлап Мәчетле районының авыллары буенча медиклар район дәваханәсенә ярдәмгә бик зур эш башкардылар, анда тар белгечлек табиблары җитми.
Кыска вакыт эчендә акция кысаларында Мәчетле районында 4148 кеше тикшерелгән. Шуларның 499ы – маммография, 598е - флюорография узган. 98 кеше вакциналанган, шул исәптән COVID-19дан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас