+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка юлында ремонт бара

Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында шәһәрләрдә генә түгел, районнардагы торак пунктлар арасында да юллар ремонтлана.  

Стәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка юлында ремонт бараСтәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка юлында ремонт бара
Стәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка юлында ремонт бара

«Башкиравтодор» җәмгыяте Стәрлетамак - Стәрлебаш - Федоровка юлында эшләр үткәрә. Участокның гомуми озынлыгы 3,3 километр тәшкил итә.
“Үткәрелгән ремонт сыйфатына аерым игътибар бирелә - гомумдәүләт проекты объектларында эшләр башкаруга күп баскычлы контроль оештырылган, аны башта подрядчы оешмалар үзләре уздыра, аннары заказчы, ә аның артыннан Федераль юл агентлыгы белгечләре дә”, — дип билгели Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев .
Юлдан иске өслек алынган, тигезләп асфальт-бетон җәелгән. Шулай ук билгеләр урнаштырылачак.
Эшләрне агымдагы елның сентябрендә төгәлләү планлаштырыла, графиктан артта калу юк, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Транспорт министрлыгыннан.

Фото: КВИ
catherineasquithgallery.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас