+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

500 миллион сум кая юнәлтелә?

Башкортстанда гомум­дәүләт проекты ярдә­мен­дә 9 күпер һәм 200 чакрымнан артык юл төзек­ләндерелә­чәк.

500 миллион сум кая юнәлтелә?500 миллион сум кая юнәлтелә?
500 миллион сум кая юнәлтелә?

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проекты ярдә­мен­дә 2022 елда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһә­мият­тәге 203 чакрымнан артык автомобиль юлларын, гомум озынлыгы 456 метр булган тугыз күперне төзек­ләндерү планлаштырыла. Бу хакта ІХ халыкара Себер транспорт форумында тран­спорт һәм юл хуҗалы­гы министры урынбасары Виктор Жульков хәбәр итте.
Ул ассызыклавынча, агымдагы елда ясалма корылмаларны төзек­ләндерүгә аерым игътибар бирелә. Башкортстанда әлеге көннәрдә 13 күпер төзекләндерелә. Аларның тугызын быел файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
2022 елда бу максатларга республикага федераль бюджеттан 500 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас