+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Әлшәйгә “Диаком” килде

Республиканың тагын бер дәваханәсе гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңа җиһазлар алды.

Әлшәйгә “Диаком” килдеӘлшәйгә “Диаком” килде
Әлшәйгә “Диаком” килде

Әлшәй районының үзәк дәваханәсе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында заманча медицина җиһазлары алды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Сүз, аерым алганда, бу дәваханәгә “Диаком” рентген диагностик аппаратын урнаштыру турында бара. Ул санлы диагностик сурәтләрне алырга һәм сакларга гына түгел, алынган мәгълүматны тапшырырга да мөмкинлек бирә. Ул шулай ук стационар рентген кабинетлары, кичектергесез ярдәм һәм травматология бүлекләре шартларында диагностик мәгълүмат алу өчен камилләштерелгән.
Моңа кадәр шундый ук диагностик җиһазны Краснокама үзәк район дәваханәсе һәм Күгәрчен районының Йомагуҗа участок дәваханәсе алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас