

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын уздырды, анда 2022-26 елларга республикада урта һөнәри белем үсеше стратегиясе турында фикер алыштылар.
Урта һөнәри белем бирүне үстерү стратегиясе Башкортстанда квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр һәм урта звено белгечләре әзерләү өлкәсендәге эшчәнлекнең максатларын, бурычларын һәм төп күрсәткечләрен билгели. Проектның максаты - хезмәт базарында конкуренциягә сәләтле булачак һәм дөнья стандартлары дәрәҗәсендә нәтиҗәле эшләргә әзер квалификацияле кадрлар әзерләүне камилләштерү.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика урта һөнәри белем бирү системасы буенча Идел буе федераль округында иң эресе, ул 96 колледжны һәм аларның 41 филиалын үз эченә ала.
- Урта һөнәри белем бирү системасының әһәмияте федераль дәрәҗәдә дә үсә. Ил Президенты аны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүгенге көнгә Русия президенты Владимир Путин билгеләгәнт «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында системага шактый ярдәм күрсәтелгән. Өч ел эчендә Башкортстан системасын үстерүгә 515 миллион сум федераль субсидия җәлеп ителде, - диде Премьер-министр.
Шулай ук Андрей Назаров сүзләренчә, соңгы өч елда төбәктә колледжларның матди-техник базасын модернизацияләү өчен күп эш башкарылган.
- Шулай итеп, “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында 67 заманча остаханә булдырылды, “Яшь профессионаллар” IX милли чемпионатыннан соң җиһаз колледжларга һәм 109 остаханәгә тапшырылды, тулай торакларда йомшак инвентарь яңартылды, - дип ассызыклады Премьер-министр.