+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Су буйларын күр әле!

Калтасы районында яр буе территориясе төзекләндерелде.

Су буйларын күр әле!Су буйларын күр әле!
Су буйларын күр әле!

Калтасы авылында яр буен ачу тантанасы булды. Кооператив урамындагы яр буасын төзекләндерүнең беренче этабы быел май башында Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында башланган иде.

Бу 2021 елда җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинг тавыш бирүдә халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул вакытта Бөтенрусия тавыш бирүнең дүрт атнасында Калтасы районының 1800дән артык кешесе катнашты. Тавыш бирү өчен Калтасы һәм Күтәрем авылларында яр буен төзекләндерүнең дизайн-проектлары тәкъдим ителде. Иң күп тавышны район үзәге яр буе проекты җыйды.

Район халкын һәм кунакларны хакимият башлыгы Зәбир Габдуллин котлады. Ул яр буен төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас