+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тел байый бара

Лингвистлар башкорт телен 300 яңа термин белән тулылан­дыр­ды.

Тел байый бараТел байый бара
Тел байый бара

Башкорт дәүләт университеты лингвистлары башкорт телен фәнни-белем бирү тематикасы буенча 300 яңа термин белән баеткан. Яңа лексика башкорт-урыс-инглиз аңлатмалы онлайн сүзлегенә кертелгән. Аны куллану студентларга, укытучыларга һәм галимнәргә милли мәдәни мирасны саклап калып, фәнни белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк Башкортстан Хөкүмәте милли тел неологизмнары кертелгән өч телле онлайн-сүзлекне раслаган иде.
Башкорт телен яңа лексика белән тулыландыру Башкортстанның белем бирү программаларын тагын да кызыклырак итәчәк. Галимнәр билгеләп үтүенчә, онлайн-сүзлекне үстерү эше дәвам итәчәк, ул яңа фразалар һәм сүзләр белән тулыландырылачак.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас