+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортостанда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

Акция Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.  

Башкортостанда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итәБашкортостанда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә
Башкортостанда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

Ел саен уздырыла торган акциянең төп максаты - ерак торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның хәвеф факторларын иртә ачыклау. Бу йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары, шикәр диабеты, туберкулез һәм башкалар.
«Сәламәтлек поезды»ның эше нәтиҗәсендә авылда яшәүче һәркем белгечләрдән сәламәтлек торышын белергә, медицина тикшерүе узарга һәм авылдан чыкмыйча гына беренчел медицина ярдәме алырга мөмкин.
Акциядә күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностик үзәкләре, Республика кардиология үзәге катнаша. Табиб-белгечләр бригадасы составына Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык актуаль белгечлекләрне кертә: терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар.
2022 елда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе 18 апрельдә старт алды. Агымдагы датага белгечләр тарафыннан 73 502 кеше тикшерелгән инде. 27 251 тикшерү уздырылган, шул исәптән 17 854 флюорография, 9 397 маммография. 2 683 гражданның канында — глюкозаның, 3 144 гражданда - кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, 4 537 граждан – югары кан басымы, 3 010 - артык авырлык очраклары, тәмәке тарту 2 399 кешедә ачыкланган.
2 805 социаль әһәмияткә ия авыру ачыкланган, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары - 2 020, яман шешләргә шик — 225, шикәр диабетына - 543, туберкулезга 17 кешедә. Барлык гражданнар да диагнозны ачыклау яки дәвалау өчен тикшерүгә юнәлтелгән һәм контрольгә алынган.
Бригадалар алты маршрут буенча эшен дәвам итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас