+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Русия беренчелегенең көмеш призеры Дүртөйледә яши

Уфада 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында шосседа велосипед спорты буенча Русия беренчелеге узды. Ул “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында Русия һәм Башкортстан Спорты министрлыклары ярдәмендә узды.

Русия беренчелегенең көмеш призеры Дүртөйледә яшиРусия беренчелегенең көмеш призеры Дүртөйледә яши
Русия беренчелегенең көмеш призеры Дүртөйледә яши

Ярышларда Русиянең барлык почмакларыннан: Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия, Санкт-Петербург, Мәскәү, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар крае һәм башкалардан 120дән артык спортчы катнашты.

Призлы урыннар өчен көрәшергә Дүртөйле шәһәренең балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең "Темп" велоспорт секциясендә тәрбияләнүчеләр дә барды. Төркем ярышларында көмеш медальгә Линар Усманов лаек булды. Ул 80 километр араны көчле эсседә сәгатенә 39,202 километр тизлек белән үтте һәм финишка килеп җитте.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас