"Маммоскан" санлы маммографик аппараты яңа рентген диагностика комплексы белән бергә ике эш урынына урнаштырылган.
- Элек маммограф безнең дәваханәдә юк иде, шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрне диспансерлау кысаларында сөт бизләрен профилактик тикшерүдә, сөт бизләре авыруларын диагностикалауда билгеле бер кыенлыклар булды. Нәкъ менә шуңа күрә дә безнең дәваханә өчен заманча санлы маммограф - ул бик мөһим һәм кирәкле медицина җиһазы, - дип ассызыклады баш табиб Роберт Иштуков.
Фото: srk.nationalpriority.ru