+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тату гаилә — ил күрке

Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләләрне бер мәйданга җыйды.

Тату гаилә — ил күркеТату гаилә — ил күрке
Тату гаилә — ил күрке
Президент Владимир Путин имзалаган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Безнең тату гаилә” дигән спорт-уен программасы үткәрде. Чараны алып баручылар иң элек бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, ә аннары кызыклы ярышлар башланды.

Бәйгедә ике команда катнашты. "Презентация" конкурсында алар бер-берсе белән танышты. “Гаилә баскетболы” бәйгесендә туп ыргыту гына түгел, ә әкиятләрнең исемнәрен дә әйттеләр. “Каз бәбкәсе” бәйгесе аеруча кызыклы булды. Бәйрәм бик күңелле һәм матур узды, кызыклы гына түгел, файдалы да булды, катнашучы гаиләләрдә бик күп уңай тәэссоратлар калдырды. Чара ахырында командалар татлы призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
"Гаилә көне – безнең балалар өчен зур бәйрәм. Нәкь гаилә аларның әхлакый тәрбиясе өчен җаваплы. Балаларда Ватанга карата хөрмәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләү өчен без иң элек үз гаиләбезгә һәм якыннарыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тиеш”, - ди Иске Калмаш авыл мәдәният йорты мөдире Динара Мостафина.


Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас