

Бу чарада Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының тышкы икътисади бәйләнешләр бүлеге башлыгы Альбина Хәсәншина, Башкортстан экспортны яклау үзәге директоры урынбасары Николай Бабкин катнашты.
- "Ашыгыч экспорт ярдәме" проектын тормышка ашырабыз. Предприятиеләр белән төгәл элемтәнең әлеге механизмы шактый нәтиҗәләргә китерә. Мисал өчен, "Авыр җиһазлар заводы" Сәүдә йорты 2021 елда СЭП төркеме белән танышканнан соң экспортны яклау үзәгенең берничә күчмә чарасында катнашты. Катнашу нәтиҗәләре буенча компания Казахтанга, Беларуська 4 миллион сумнан артык күләмдә яңа сәнәгать үлчәү җиһазларын төяп җибәрү һәм урнаштыруны уңышлы гамәлгә ашырды. Компаниянең "Экспорт форсажы" акселерация программасында катнашу нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 20 мең доллао булган 3 экспорт контракты төзеде. Моннан тыш, заводның җиһазлары All.Biz электрон сәүдә мәйданчыгында тәкъдим ителде һәм бу урнаштыру кысаларында заводтан Әзербайҗан 91 мең долларга продукция сатып алуга контракт төзеде, - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru