Җиһазларның бәясе 11 миллион сумнан артык.
Комплекс стандарт рентгенологик тикшеренүләр: санлы вариантта рентгенография һәм линия томографиясе үткәрү өчен билгеләнгән.
Аппарат югары сыйфатлы диагностик сурәтләрне җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә. Фоторәсемнәр электрон рәвештә саклана. Бу табибка уңайлы. Сканерланганнан соң рәсемнәр рентген-лаборант һәм табиб мониторында чагыла.
Хәзерге вакытта бинаны яңа җиһазлар урнаштыру өчен әзерләү эшләре тулы куәтенә бара. Рентген-аппаратны ремонт эшләре тәмамланганнан соң файдалануга тапшыру планлаштырыла.
фото: башньюс