

Моннан тыш, санлы сервисларның экосистемасын булдыру өчен кирәкле мәгълүматлар витринасын формалаштыру процессы турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бу эш «Санлы икътисад» гомумдәүләт программасы кысаларында алып барыла.
Вице-премьер искә төшергәнчә, Президент Владимир Путин Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советы утырышында масштаблы санлаштыру исәбенә технологик бәйсезлеккә ирешү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. Федераль башкарма власть органнары һәм төбәкләр тарафыннан эшләнгән санлы трансформация стратегиясен үзебезнең ил технологияләрен һәм программа продуктларын кулланып конкрет нәтиҗәләргә китереп актуальләштерергә кирәк.
"Узган айда бездә киберхәвефсезлек күрсәткече буенча федераль һәм төбәк органнарында сизелерлек алга китеш күзәтелә, шулай ук санлы өлгергәнлек буенча. Хәзерге вакытта 17 федераль ведомство Компьютер атакаларын ачыклау, кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча дәүләт системасы белән бәйләнешләр эшләде һәм компьютер инцидентлары буенча Милли координация үзәгенә кушылды. Чемпионнар арасында - Казначейство, Мәдәният министрлыгы һәм “Росмолодежь”, шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Росгвардия” һәм башкалар. Төбәкләр арасында санлы трансформация рейтингын Тула һәм Чиләбе өлкәләре, шулай ук Татарстан җитәкләде, - дип билгеләде Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер шулай ук иң яхшы төбәкләр унлыгына Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү өлкәсе, Кемерово, Белгород, Липецк, Калуга өлкәсе һәм Саха Республикасы (Якутия) керде, дип өстәде. Президент Владимир Путин указы буенча эшләнгән IТ-тармакка ярдәм чараларын куллану нәтиҗәлелеге буенча Тула, Чиләбе һәм Омск өлкәләре иң яхшылар булган.
Киңәшмәдә шулай ук мәгълүмат витринасын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Ул санрлы сервисларның экосистемасын булдыру өчен кирәк. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, витрина "ГосТех" платформасының база сервисы булачак, бу гамәлдәге мәгълүмат системаларының платформа сервислары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген төзергә мөмкинлек бирәчәк.
"Мәгълүматлар витринасын төзегәндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын күтәрүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә күптән түгел Президент әйткән табибка дистанцион язылуны. Башкортстан, Дагыстан, Калуга, ЯНАО, Ырынбурда сынау проекты кысаларында хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек артты, дип билгеләп үтәбез. Уңышлы тәҗрибәне анализларга һәм масштабларга кирәк. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк сәламәтлек саклау органнары белән берлектә, ел ахырына кадәр бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, - диде вице-премьер.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко субъект башлыкларына "Табибка кабул итүгә язылу" сервисын үстерү өчен, мәгълүматларның төбәк витриналарын булдыруны һәм аларны ел ахырына кадәр "Дәүләт хезмәте" платформасына тоташтырырга кушты.
Ай дәвамында Санлы үсеш, бәйләнеш һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгына бердәм классификаторлар һәм мәгълүматлар витриналарына таләпләр эшләргә, ә төбәкләргә аларны төзү буенча чаралар планын әзерләргә кирәк. Сентябрьдән бу эш субъектларның санрлы трансформациясе рейтингын формалаштырганда исәпкә алыначак.
Моннан тыш, киңәшмәдә төзелеш тармагын санлаштыру темасы булды. Хәзерге вакытта мәгълүмати модельләштерү технологияләрен актив кертү бара, шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы эшләнә. Моннан тыш, төбәкләрдә тармакны санрлы трансформацияләүнең уңышлы мисаллары бар. Мәсәлән, Мәскәүдә башкаланың 3D-моделе һәм урамнар панорамалары архивы булдырылган, аның ярдәмендә процессларны анализларга һәм модельләштерергә, шәһәр төзелеше карарларын планлаштырырга һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итәргә мөмкин. Ә Башкортстанда "Санлы милек һәм төзелеш" суперсервисы кертелгән. Аның ярдәмендә онлайн режимда яшәүчеләр төзелеш хезмәтләренең бөтен спектрын алырга мөмкин.