+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Эшкуарларга грантлар бирелә

Башкортстан Республикасы эшкуарлары 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грант акчаларын алачак, алар социаль реестрга кертелгән.  

Эшкуарларга грантлар биреләЭшкуарларга грантлар бирелә
Эшкуарларга грантлар бирелә

Акчалар уртак финанслау шартларында социаль өлкәдәге проектны гамәлгә ашыруга чыгымнар өлешен каплауга бирелә. Финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
- Быел дәүләт социаль предприятиенең проектны тормышка ашыру чыгымнарының 75 процентын компенсацияли, 25 процентын эшкуар үзе финанслый. Узган ел 50гә 50 булган. Грант алучылар эшчәнлеген өч ел дәвамында сакларга, шулай ук акча бирелгән ел ахырына кадәр анда эшләүчеләр санын саклап калырга тиеш, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Грант конкурс нигезендә бирелә. Социаль эшкуарлар реестрыннан тыш, урта һәм кече эшкуарлык субъектларын Бердәм реестрга кертү, бюджет түләүләрендә бурычлары булмау мәҗбүри шарт булып тора.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56720

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас