

Яңа җиһазлар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алынды.
Җиһазларның гомум бәясе 7 700 000 сум тәшкил иткән. Аппарат турыдан-туры һәм ян як проекцияләрдә, халыкны киңкүләм профилактик тикшерүләр вакытында пациентның үпкә авыруларын һәм күкрәк читлеге органнарын диагностикалау өчен билгеләнгән.
“РЕНЕКС-Ф5000” югары рөхсәтле тулы форматлы плоскопанель детекторы белән җиһазландырылган, ул минималь нур йөкләнеше белән сыйфатлы сурәт алырга мөмкинлек бирә.
Флюорограф сурәтләр алуның санлы технологиясен куллана. Хәзер телемедицина консультацияләре уздыру өчен электрон элемтә каналлары буенча мәгълүматлар тапшырырга мөмкин.
Фото: https://bash.news/