

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. — Бүгенге көндә гомумдәүләт проектына республиканың 137 предприятиесе җәлеп ителгән, бу сан федераль үзәк тарафыннан билгеләнгән күрсәткечләрне сизелерлек узып китә. Хезмәткәрләр саны уртача 60 мең кешегә җитә. 74 предприятие – сәнәгать, 28е – авыл хуҗалыгы, 22се – төзелеш, 8е – транспорт, 3есе – торак-коммуналь хуҗалык, 2 сәүдә өлкәсенә карый.
Җитештерүчәнлек. РФ сайтында гариза биргән потенциаль катнашучылар арасында Башкортстанның тагын 4 предприятиесе бар. Алар белән килешү якын арада төзеләчәк, - диде Рөстәм Муратов.
Фото: pravitelstvorb.ru