2022 елның 1 яртысында «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм Башкортстан Республикасы юл-транспорт тармагының перспектив инвестицион проектлары турында фикер алыштылар.
- Быел Бөре - Тазтүбә - Сатка автоюлы төзелеше тәмамланачак, Уфада Агыйдел аша "иске" автомобиль күперен реконструкцияләү дәвам итәчәк. Гомумән, Уфаның 450 еллыгына ремонтланырга тиешле юл инфраструктурасы объектлары кирәкле финанслау алачак, - дип ассызыклады Рафаэль Мәрданшин.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2022 елда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 203 километрдан артык автомобиль юллары, гомум озынлыгы 456 метр булган тугыз күпер ремонтланачак.
Фото: pravitelstvorb.ru