

Башкортстанның шәһәр һәм авылларында федераль ярдәм белән 47 кино залы җиһазландырылган. Бу хакта социаль челтәрләрдә үзенең рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде. Ул әйткәнчә, 2022 елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Чишмә, Авыргазы, Әбҗәлил, Мәчетле, Учалы, Белорет, Калтасы районнарында һәм Межгорьеда тагын 10 кинозалны яңарталар.
"Нәтиҗәдә, Башкортстанда үз кинозаллары булмаган 9 район гына калачак, әмма анда да алар барлыкка килсен өчен барысын да эшлиячәкбез. Ә әлегә анда даими рәвештә киномобильләр чыга", - дигән Радий Хәбиров.
Фото: gtrk.tv