+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала

Аскын районында гаиләләр өчен ял паркы барлыкка киләчәк.

Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли алаХалык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала
Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала
Аскын авылында уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча федераль проект ярдәмендә гаилә ял паркы барлыкка киләчәк. Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, гаилә паркын Пионер урамында, мәчет белән яр буе арасында төзиячәкләр. Аскын районында яшәүче 2,9 меңнән артык кеше нәкъ менә шушы төзекләндерү объекты өчен тавыш биргән иде.
 
Төбәктә яшәүче халыкның шундый югары активлыгы аркасында, гаилә ял паркы 2023 елга “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы объектлары исемлегенә кертелгән. Пионер урамы буенча территорияне төзекләндерү, тротуарларны, урам яктырткычларын урнаштыру, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм, әлбәттә, яшелләндерү күздә тотыла.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас