+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Мөмкинлекләре чикле булганнар да китап укый

Стәрлетамакта инвалидлар өчен китапханә булдырылган.

Мөмкинлекләре чикле булганнар да китап укыйМөмкинлекләре чикле булганнар да китап укый
Мөмкинлекләре чикле булганнар да китап укый

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә оештырылган Стәрлетамак районының Наумовский модельле авыл китапханәсендә инвалидлар өчен җиһазлар урнаштырганнар. Бу хакта төбәк Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аерым алганда, китапханәдә ишек уемнары киңәйтелгән, хезмәткәрләрне чакыру төймәсе урнаштырылган, китапханә буенча навигация, пандус яңартылган.

«Таяну-хәрәкәт аппараты проблемалары булган кешеләр өчен махсус санузел җиһазландырылган. Күрү сәләте бозылган кешеләр өчен шуыша торган тасма, тактиль күрсәткечләр билгеләнгән. Моннан тыш, аудиокитаплар, Брайль шрифты белән китаплар, электрон видеозурайткыч, наушниклар сатып алынган, компьютер эш урыны җиһазландырылган, тифлофлешплеер - "сөйләшүче" китапларны уку өчен махсус җайланма урнаштырылган. Ишетү сәләте бозылган кешеләр тавыш сигналының индукцион көчәйткеченнән файдаланырга мөмкин", - дип сөйләделәр Мәдәният министрлыгында.

Релаксация залына сенсор җиһазлар куелган. Биредә стрессны бетерү, киеренкелекне киметү һәм хәл җыю өчен китапханә, яктылык терапиясе, музыка буенча дәресләр үткәрелә.

Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә китапханәдә заманча уңайлы функциональ киңлек булдырылган. Модельле китапханә, чыннан да, чиксез мөмкинлекләр территориясенә әверелде, диләр ведомствода.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас