

Хәзерге вакытта подрядчы оешма - «Аскын» предприятиесе бирегә туфрак китерә. Территориянең коймалары эшләнгән, йөгерү юллары төзекләндерелгән, трибуна куелган, яктырту эшләре башкарылган, футбол кыры әзерләнәчәк.
- Яңартылган стадион һәркемгә ошар дип ышанам. Ул аскынлыларның актив ял итү урынына әвереләчәк, — дип язган социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.
Рәсми ачылуны түземсезлек белән балалар да көтә. Футбол белән алар күптән мавыга. Әмма Сабантуй кырына ерак йөрергә туры килә, йортлар янындагы аланнарда уйнау бик уңайлы һәм хәвефсез түгел.
Исегезгә төшерәбез, узган елда фикер сораштыру барышында Аскын районы халкы стадионны төзекләндерүне сайлаган иде. Аның өчен алар 2620 тавыш биргән. Проектны тормышка ашыру өчен 9,5 млн. сум бүленгән.
Фото: башньюс