

Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау өлкәсендә аның максатлы индикаторы - 2024 елга елына 45 млрд. доллар күрсәткеченә чыгу.
Мәләвезнең сөт консервалары комбинаты үз продукциясе белән халыкара базарга чыкты. Башкортстанның сөт эшкәртүче предприятиесе беренче тапкыр үз продукциясен экспортка чыгарды. Әзер продукциянең беренче партиясе - майлылыгы 26 процент булган 8 мең 640 кг коры сөтле 19,2 мең тимер банка Кытайга юлланды.
Җитештерүче барлык тикшерү процедураларын узды һәм «Цербер» федераль экспортерлар реестрына һәм Кытайга экспорт рөхсәт ителгән Русия сөт секторы предприятиеләре исемлегенә кертелде. Продукциягә 5D формасындагы халыкара ветеринария сертификаты һәм КХРга экспорт өчен сертификат бирелгән.
Фото: башньюс