+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дүртөйлелеләр өй туйлый

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле районында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү эше дәвам итә.

Дүртөйлелеләр өй туйлыйДүртөйлелеләр өй туйлый
Дүртөйлелеләр өй туйлый
Дүртөйле районында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Башкортстан Республикасы адреслы программасының дүртенче этабы тормышка ашырыла. «Башкортстан Республикасында яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» төбәк проекты буенча бу максатларга 53 миллион сум акча каралган.

Фатирлар ташламалы категориягә ия булган кешеләргә Дүртөйле шәһәрендә төзелә торган күпфатирлы яңа йорттан биреләчәк.

Гражданнарны күчерү өчен сатып алына торган фатирларның мәйданы 1000 кв. м., ә бу йорттагы торак биналарның гомум мәйданы – 4 800 кв. м.дан артык.

Бүген төзелешнең әзерлеге 75% тәшкил итә. Күченү һәм өй туен инде Яңа елга ук планлаштыралар.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас