Башкортстанда туристлар 38 глэмпингта була ала. Бу исемлек тагы да тулыландырылачак..
Модульле кунакханәләр челтәрен үстерү республикада туристлар агымын үстерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук глэмпинглар булдыру эш урыннары барлыкка килүгә ярдәм итә һәм бюджетка салым керемнәрен арттыра.
Якын арада Башкортстанда тагын берничә глэмпинг ачу планлаштырыла.
фото: Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы