+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салаватта нәтиҗәләр куандыра

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов Салават шәһәренең Көнчыгыш торак районының инженер челтәрләре төзелеше барышын тикшерде.

Салаватта нәтиҗәләр куандыраСалаватта нәтиҗәләр куандыра
Салаватта нәтиҗәләр куандыра

Күчмә киңәшмәдә заказ бирүче – капиталь төзелеш идарәсе һәм генераль подрядчы – Уфаның «СпецГазТехСервис» компаниясе вәкилләре катнашты.

Инженерлык челтәрләре «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында «Стимул» программасы буенча төзелә. Эшләр агымдагы елның май аенда башланган. Объектны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Финанслау 104 млн. сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән якынча 87 млн. сум - федераль бюджет акчалары.

Объектта әзерлек эшләрен тәмамлау, кирәкле төзелеш материалларын сатып алу һәм төп инженерлык коммуникацияләрен җәя башлауга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Торак һәм шәһәр мохите" проектының төп максаты-безнең шәһәрләрдә һәм авылларда уңай атмосфера булдыру. Торак фондын газ, су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү челтәрләрен төзүне күздә тота торган комплекслы инженерлык корылышы халыкның яшәү уңайлылыгын арттыруда һәм торак төзелешен стимуллаштыруда иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора», - диде Илшат Таҗетдинов.

Проект кысаларында суүткәргеч, газ һәм канализация челтәрләре төзү каралган. Агымдагы елда бу якынча 25 мең кв.метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Аларның потенциаль куәте исә 85 мең кв. метр торак төзү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Нәтиҗәләр буенча төзелеш-монтаж эшләре графигын һәм әлеге объектны файдалануга тапшыру срокларын тайпылышсыз үтәүне тәэмин итү йөкләнде.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас