+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

“Ашыгыч экспорт ярдәме” Әбҗәлил районы предприятиеләрендә булды

Кичә “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әбҗәлил районы предприятиеләренә “Ашыгыч экспорт ярдәме” килде. “Ашыгыч экспорт ярдәме” “Цемикс”, “РЕСА” сәүдә йорты һәм “АБЗЕЛИЛЛЕС” предприятиеләрендә булды.

“Ашыгыч экспорт ярдәме” Әбҗәлил районы предприятиеләрендә булды
“Ашыгыч экспорт ярдәме” Әбҗәлил районы предприятиеләрендә булды

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Әбҗәлил районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Руслан Хәлилов, Уфа шәһәрендә Русия экспорт үзәге вәкиллеге җитәкчесе Ренат Маняпов, Башкортстан экспортны яклау үзәге директоры Илдус Халитов мобиль бригада исемлегендә Әбҗәлилдәге предприятиеләрдә булдылар.

- Башкортстан 2021 ел башыннан “Ашыгыч экспорт ярдәме” проектын гамәлгә ашыруга кереште. Агымдагы елда бу эксперт мобиль бригадалары 10 районда булды. Мондый эшчәнлек безгә компанияләрнең экспорт потенциалын шактый нәтиҗәле ачыкларга, аны көчәйтү механизмнарын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә, проект ярдәмендә республиканың 200дән артык компаниясенә консультация ярдәме күрсәтелде, - дип шәрехләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Предприятиегә “Ашыгыч экспорт ярдәме” белгечләре консультациясе кирәк булганда, Башкортстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә 7-347-246-68-16 телефоны яисә [email protected] электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в