+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Эшкуарларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә!

Башкортстанда эшкуарлар дәүләт ярдәме белән 2 миллиард сумнан артык финанслауны җәлеп иткән.

Эшкуарларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә!
Эшкуарларга һәрдаим ярдәм күрсәтелә!
Агымдагы елның җиде аенда эшкуарлар дәүләт ярдәме исәбенә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгының Гарантия фондыннан 790 миллион сумнан артык акча алган. Бу аларга бизнеска 2 миллиард сумнан артык заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Республикада гарантия ярдәме "Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары киселешендә Гарантия фонды поручительлеге һәм җәлеп ителгән кредит акчалары күләме буенча беренчелек Уфа шәһәре: 1,08 миллиард сумга төзелгән 40 шартнамә. Алга таба Гафури районы (129 миллион сумга 7 килешү), Нефтекама шәһәре (68 миллион сумга 6 килешү) һәм Туймазы районы (49,2 миллион сумга 6 килешү) бара.

Шунысы кызыклы: Уфа районы килешүләр саны буенча бишенче позицияне яулады, әмма займнар суммасы буенча Уфа шәһәреннән соң икенче урында (142,5 миллион сум).

Башкортстанда ташламалы шартларда бизнес өчен заем акчалары алу мөмкинлеген тәэмин итү максатларында поручительлек рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү параметрлары тулысынча сакланган. Поручительлекнең максималь күләме кредит (заем) суммасының 70 процентына, яки 25 миллион сумга җитәргә мөмкин, ә МСП Корпорациясе белән согарантия буенча - 1 миллиард сумга кадәр. Кредит акчаларын алу өчен Гарантия фонды карамагындагы партнерл-финанс оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүләкләү күләме - поручительлек суммасыннан еллык 0,5 проценттан.

Документлар бирү шартлары, формалары, шулай ук финанс оешмалары-партнерларның исемлеген Башкортстан Республикасының “Мой бизнес” үзәге телефоны аша белергә була: 7 (347) 224-99-99.

 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в