+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Картаямыни соң йөрәк?!

Ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең 30дан артык актив катнашучысы Тәкәрлек авылы буасына Дүртөйле районында узучы мәдәни-спорт фестиваленә җыелды.

Картаямыни соң йөрәк?!Картаямыни соң йөрәк?!
Картаямыни соң йөрәк?!

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проектының кысаларында булдырылган “Өлкән буын” проекты сәламәтлекне саклауга, өлкән буын кешеләренең актив яшәү рәвешен булдыруга юнәлтелгән.

Фестивальне президиум утырышыннан башладылар. Аннары юбилярларны бергә яшәүләренең 50 еллыгы, 80 яше белән котладылар. Шулай ук июль һәм августта туган көннәрен билгеләгәннәрне дә тәбрикләү узды.

Дартс, “Аучылар” уены, боҗра ыргыту, балык тоту һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Акрынлап милли биюләргә, халык җырларына һәм такмакларга күчтеләр.

Шулай ук казандагы яшелчәләрдән тәмле аш әзерләү дә күптәнге гадәткә әйләнде. Флира Әхмәдиева - өй кәбестәсе, кишер, бәрәңге, суган, яшел тәмләткечләр, ә Фәрит Карманов поход миче, казан, самавыр алып килгән. Ит - Флүзә Мияссәровадан иганәчелек ярдәме. Тәмле ризыкны барысы да мактый-мактый ашады.

“Ветераннар һәм инвалидлар белән мондый чара ел саен уздырыла. Без аны түземсезлек белән көтәбез. Яшьтәшләр очрашуы, бер-берсе белән аралашу, ярышлар, җырлар, биюләр һәм табигатьтәге төшке аш онытылмаслык тәэссоратлар калдыра! Оештыручыларга рәхмәт, аларга эшендә уңышлар телибез! Ә без киләсе җәйне көтәбез!” - дип сөйләде фестивальдә катнашучы Зәһинә Гайнетдинова.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас