+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Мулла авылында ФАП ачылды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Борай районының Мулла авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Мулла авылында ФАП ачылды
Мулла авылында ФАП ачылды
Яңа ФАПны ачу тантанасында Борай районы хакимияте эшләре белән идарә итүче Фәрит Хуҗин, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров, кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

ФАПта заманча таләпләргә туры китереп халыкка медицина ярдәме күрсәтү һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ул кирәкле медицина техникасы, мебель белән җиһазландырылган. Яңа уңайлы бинада беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бүлмәләр каралган: фельдшер кабинеты, тикшерү, процедура кабинетлары, киенү бүлмәсе, санузел һәм техник бина, су белән тәэмин итү, канализация.

Мулла ФАПы 213 кешегә исәпләнгән. Мулла һәм Абдрашбаш авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Табибка кадәр медицина ярдәмен тәэмин итү һәм кабул итүне тәҗрибәле фельдшер Мәдис Камилянов алып барачак.

"Яңа бинада Һәркемгә уңайлы булыр дип ышанабыз. Хәзер медицина ярдәмен алу халык өчен тагын да уңайлырак булачак."- диде Радик Хәсәнов.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в