+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туризм тармагына - яңа белгечләр

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге (БР ҮПП) "Туризм һәм экскурсия маршрутларын эшләү" курсы буенча бушлай уку үткәрә.

Туризм тармагына - яңа белгечләрТуризм тармагына - яңа белгечләр
Туризм тармагына - яңа белгечләр
Ике ел эчендә 117 тыңлаучы һөнәри әзерлек турында дипломнар алды, республиканың 5 агентлыгы үз хезмәткәрләрен укытуга җибәрде, 10 катнашучы проекты Башкортостан территориясендә уңышлы тормышка ашырылды.

Курс эчке туристик базарда ихтыяҗ зур булу сәбәпле, профильле белгечләр арасында бик кирәк: узган ел республикага 3,48 млн кунак килгән. Шуңа бәйле рәвештә, квалификацияле кадрларга, аерым алганда, гидларга ихтыяҗ арта. Үзәк WorldSkills стандартлары нигезендә белем алу мөмкинлеген бирә.

Бу елны курс тыңлаучылар арасында - Динар Байегетов һәм Динара Кашапова. Алар «Бөрҗән – риваятьләр төбәге» экскурсиясе проектын уңышлы яклады һәм хәзерге вакытта аны «Бөрҗәнгә барабыз» туристик фирмасы кысаларында тормышка ашыра.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас