+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача

Агымдагы елда Уфаның 7нче балалар музыка мәктәбе 60 еллыгын билгеләп үтә.

Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ачаГомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача
Гомумдәүләт проекты яңа мөмкинлекләр ача

Учреждение юбилеена төп бүләк капиталь ремонттан соң яңартылган бина булачак. Барлык эшләр "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Бу максатларга 23 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

1962 елда төзелгән мәктәп бинасы алтмыш еллык тарихында өч тапкыр ремонтланган. Мәктәптә 15 музыка юнәлеше буенча 405 бала шөгыльләнә: фортепиано, скрипка, баян, аккордеон, думбыра, балалайка, гитара, курай, кыл-кубыз, торба, кларнет, саксофон, флейта, синтезатор.

Контракт буенча түбә, фасадны ремонтлау, бинаның парапетын, концерт залын һәм сәхнәсен яңарту, эчке ремонт, вентиляция, су, электр тәэминаты, канализация системаларын алыштыру каралган.

Төзелгән контрактка ярашлы рәвештә, 7нче мәктәпкә капиталь ремонт агымдагы елның 4нче кварталында төгәлләнәчәк. Үзенең мөһим юбилей көнен мәктәп яңартылган учреждениедә каршылаячак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас