Аның озынлыгы 8,5 чакрым тәшкил итә. Эшләр кысаларында бүлгеч полоса, 1800 тоннадан артык тигезләү катламы, 130 мең квадрат метр мәйданда яңа асфальт җәю каралган.
Подрядчы оешма директоры урынбасары Виктор Беляков хәбәр иткәнчә, юлның тузган катламын фрезерлау һәм тигезләү катламын җәю эшләре артта калган. Хәзерге вакытта юлчылар бүлгеч полоса һәм өске катлам җәю белән мәшгуль. Объектта 15 берәмлек юл техникасы эшли. 3 августка булган мәгълүматларга караганда, 100 мең квадрат метрдан артык мәйданда яңа асфальт җәелгән.
Юллардагы ремонтлана торган участокларның сыйфатын заказ бирүче һәм шәһәрне төзекләндерү буенча техник күзәтчелек хезмәтенең юл-төзелеш лабораториясе көн саен тикшерә.
Фото: ufacity.info