+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алар яшәү сыйфатын яхшырта

Республикада быел гомумдәүләт проектлары тормышка актив ашырыла.

Алар яшәү сыйфатын яхшыртаАлар яшәү сыйфатын яхшырта
Алар яшәү сыйфатын яхшырта

“Гадәттәгечә, республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Аларга ярашлы, быел шушы еллар эчендә иң зур сумма – 35 миллиард сум чамасы чыгымнар каралган. Шуның 27 миллиард сумнан артыгын федераль бюджет бүлә.

Гомумдәүләт проектларыннан ни көтәргә соң? Мөһимнәрен билгеләсәк, модульле 44 фельдшер-акушерлык пункты, 85 автомобиль һәм сәламәтлек саклау системасы өчен мең берәмлек җиһаз сатып алыначак. Уфада, Баймак, Кырмыскалы һәм Дуван районнарында дүрт поликлиника, шулай ук Мәчетле районында бер шифаханә, "Затон-Көнчыгыш" бистәсендә (Уфа) гомуми белем бирү мәктәбе төзелә башлаячак. Стәрлетамакта һәм Уфада гимназияләрне реконструкцияләү, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү дәвам итә. Уфа курчак театрын төзекләндерү башлана. Әлбәттә, юл төзелеше буенча планнар зур. Алар: "Бөре – Тастүбә – Сатка", Уфадан М-5 "Урал" трассасына "Көнчыгыш чыгу юлы". Шулай ук паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә аерым басым ясала.

Яңа проектлар да барлыкка килде – "Русия яшьләре", "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үзгәртеп кору" һәм "Туристик инфраструктураны үстерү". Аларны тормышка ашыруга актив кушылу мөһим.

Республика Хөкүмәте утырышында гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруда беренчел чираттагы бурычлар турында сөйләнде. Нәтиҗәләр буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде. Бөтен юнәлешләр буенча җитез һәм җентекле эшләүне дәвам итәбез.

Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруны тәэмин итәбез, гражданнарыбызның яшәү сыйфатын күтәрәбез", - диде бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов.

Фото: facebook.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас