+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Диагноз дөрес булса гына

Караидел район үзәк дәваханәсенә эндоскопик комплекс кайтартылды.

Диагноз дөрес булса гынаДиагноз дөрес булса гына
Диагноз дөрес булса гына

Владимир Путинның май указлары нәтиҗәсендә эшли башлаган “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарылган яңа аппарат күп кешеләргә сау-сәламәт яшәргә ярдәм итәчәк. Ул ашказаны-эчәк юлларын тикшерү өчен тәгаенләнә.

Ел әйләнәсенә 1500дән күбрәк кеше мондый тикшеренү үтә. Хәзер Караиделдә яшәүчеләр дә уңайлы шартларда сыйфатлы медицина тикшеренүеннән файдалана алачак. Моңарчы район үзәк дәваханәсендә иске эндоскоп кына булган.

"Караидел районында сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шуңа ярашлы, бәләкәй авылларда да дәвалау-диагностика хезмәте яхшыра, диагностика сыйфаты арта. Поликлинкалар һәм ФАПлар яңа медицина автотранспорты һәм заманча корылмалар белән тәэмин ителә", – ди Караидел район үзәк дәваханәсе мөдире урынбасары Айрат Галимҗанов.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас