

Биредәге матди-техник базаны Президет Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә ныгыттылар.
Балалар сәнгать мәктәбе өчен акустик рояль, аккордеоннар, гармуннар, синтезаторлар, санлы пианино, скрипка, гитара сатып алынган. Ә сынлы сәнгать классында мольберт, яктылык-ком өстәлләре, скульптор өстәлләре, муфель мичләре барлыкка килде.
Быел республикада барлыгы 17 балалар сәнгать мәктәбе яңа җиһазлар алачак. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,3 миллион сум акча юнәлтелгән. Тагын 16,6 миллион сум акчаны республика һәм 2,1 миллион сумны муниципалитетлар биргән.